Санкт-Петербургтагы «Лев Гумилев эзләре буйлап» лекциясен онлайн карап булачак
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). 13 февральдә 16.00 сәгатьтә «Лев Гумилев эзләре буйлап» темасына лекция була. Ул «Питер татарлары» каналында YouTube эфирында трансляцияләнәчәк.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итүенчә, танылган Кытай галиме, тарихчы, тәрҗемәче һәм Ерак Көнчыгыш илләрен өйрәнү үзәге җитәкчесе Кирилл Котковның чыгышы тарихтагы мифлар һәм чынбарлык турында булачак.
«Анда этногенез, биоценоз, консорция, этник доминант, пассионарлык кебек төшенчәләр тикшерелмәячәк». диелә хәбәрдә.
Һәркем чат аша лекторга сорау бирә ала. zoom-вебинарга сылтама