Чаллы яшьләре шугалакта туй үткәрде
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Бүген Чаллы шәһәрендә Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм чарасында яшь парларның никахын теркәделәр. Азатлык мәйданчыгында «Бозда мәхәббәт» программасы кысаларында «Гашыйклар парады» флешмобы, тимераякта никах теркәү тантанасы, бозда дискотека узды. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.