Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

«Сембер-Ульяновск крае татарлары» энциклопедиясенең икенче өлешенә белешмә туплыйлар

0

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 2016 елда «Сембер-Ульяновск крае татарлары» дип аталган китапны чыгарды. Ул хәзер инде мәрхүм бизнесмен-меценат Эдуард Ганеевның финанс ярдәме белән нәшер ителде. Бүгенге көндә китапның икенче өлеше өчен материаллар җыела. «Өмет» газетасы хәбәр иткәнчә, «Сембер-Ульяновск крае татарлары» китабына халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә җитди өлеш керткән, дәүләт төзелешендә, башка өлкәләрдә меценат булган күренекле милләттәшләребезнең биографияләре һәм фоторәсемнәре кертелә. Ульяновск өлкәсенең татар краеведлары берләшмәсе рәисе, Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Әхмәдуллов сүзләренчә, җаваплы оешма буларак автономиянең материалларны бастыру һәм күчереп бастыру буенча мөмкинлекләре бик тә чикләнгән. Шуңа күрә китапка кертү өчен барлык материалларны һәм фоторәсемнәрне дә электрон рәвештә, рус телендә җибәрү сорала. Автономиянең электрон адресы: uotnka@mail.ru. Китапка кертү өчен материаллар 2021 елның 15 мартына кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84-22) 41-01-24. 2016 елда чыккан тиражның бер өлеше Иске Кулаткы район үзәгендә узган Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашучыларга бүләк итеп тапшырылган. Татар дөньясы безнең энциклопедик белешмәлеккә югары бәя бирде, ди оештыручылар Китап басылып чыкканнан соң ук автономиягә сораулар, тәкъдимнәр килә башлаган. Татар халкы тарихына, илебез, өлкәбез үсешенә бәһасез өлеш кертеп тә, китапта урын алмаган кешеләрнең фамилияләрен атаганнар. Төгәлсезлекләр һәм хәтта хаталар турында әйтүчеләр дә булган. Шулай итеп барлык теләк һәм тәкъдимнәрне дә җентекләп җыеп барганнар. Әлеге китапның өстәмәләр, үзгәрешләр һәм аңлатмалар кертелгән яңа басмасын нәшер итү өчен җитәрлек күләмдә материал тупланган, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?






Прохожего с мефедроном и кокаином задержали росгвардейцы в Лефортове

«Верди-гала» при информационной поддержке Relax FM

Жители Пскова приняли активное участие в онлайн-акции «Бессмертный полк»

В Москве плановые отключения горячей воды перенесли на 20 мая