Тукай премиясе иясе, язучы, шагыйрь Хуҗиәхмәт Мәхмүтов вафат булган
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 17 февральдә, озакка сузылган каты авырудан соң, галим, язучы, шагыйрь Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов вафат булды, дип хәбәр итте Татарстан Язучылар берлеге.
Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме бүген — 18 февральдә 11 сәгатьтә Казан шәһәре, Карбышев урамы 40нчы йорт 74 фатир адресы буенча була, диелә социаль челтәрдәге хәбәрдә.
15 февральдә Хуҗиәхмәт Мәхмүтовка 88 яшь тулган.