Башкортстанның халык артисты Флүрә Ногманова үзенең туган көнендә вафат булган
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Уфада Башкортстанның халык артисты, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының элеккеге солисты, танылган педагог Флүрә Ногманова озакка сузылган авырудан соң үзенең туган көнендә вафат булган. Бу хакта « Башинформ » агентлыгы хәбәр итә.
Бүген иртән генә «Башинформ» агентлыгында аңа 85 яшь тулу уңаеннан юбилей материалы дөнья күргән булган.
«Моннан берничә көн элек Zoom буенча интервью оештырылганда, язма басмага әзерләнгән чагында аның соңгысы булачагын беркем дә белмәгәндер. Мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диелә хәбәрдә.