Казан эш бирүчеләре 23 февраль һәм 8 март корпоративларыннан баш тарткан
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Быел Казан эш бирүчеләренең яртысыннан артыгы 23 февраль һәм 8 мартка багышланган корпоратив кичәләрен үткәрмәячәк. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый.
«Быел Казан компанияләренең 55 процентында корпоратив чаралар Ватанны саклаучылар көненә дә, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан да планлаштырылмый. Гомумән алганда, ил буенча чаралар үткәрүдән баш тарткан компанияләр саны 53процент тәшкил итте, гәрчә бер ел элек корпоративларны эш бирүчеләрнең 44 проценты үткәрмәгән булган», — дип искәртте сервис аналитиклары.
23 февраль һәм 8 мартка премияләр узган ел белән чагыштырганда бераз күбрәк (23 февральгә — 14 процент бирелә , узган ел 10 процент булган, 8 мартка — 15 процент, узган ел 12 процент), ә бүләкләр азрак (23 февральгә — хәзер 41процент, узган ел 43 процент) һәм 8 мартка — быел 45 процент һәм 2020 елда-49 процент булган) булачак.
Казанда булачак бәйрәмнәргә, ил буенча тулаем чагыштырганда, премияләрне түләргә планлаштырган предприятиеләр саны (12 процент һәм 13процент) азрак.
Казан оешмаларының 17 проценты 23 февраль һәм 8 март уңаеннан ике бәйрәмне дә үткәрергә җыена. Комментарийларда чаралар шактый тыйнак булачак, дип искәртелә. Казан компанияләренең 23 февраль уңаеннан гына яки 8 март уңаеннан гына - икешәр процент, корпоратив кичә үткәрергә ниятли.
Сораштыруда Россиянең барлык федераль округларыннан, шул исәптән Казаннан да 1000 компания вәкилләре катнашты.