Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Дәүләт Советы күп көнлек тавыш бирү мөмкинлеген хуплады

0
Дәүләт Советы күп көнлек тавыш бирү мөмкинлеген хуплады

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары берничә көн дәвамында тавыш бирү мөмкинлеген хуплады. Бүген Татарстанның «Сайлау кодексына һәм республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» ТР закон проекты икенче укылышта каралды. 87 төзәтмәнең 81 е кире кагылды. ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта 2020 елның 26 ноябрендә кабул ителгән иде. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәр төзәтмәгә аерым тукталды. Алар арасында берничә көн тавыш бирүгә каршы чыгуга кагылышлысы булды. Альберт Хәбибуллин бу төзәтмәләр федераль законга каршы килүен искәртте. «Күп көнлек тавыш бирү — Үзәк сайлау комитетының бурычы түгел, ә бары тик хокукы. Бүгенге көн чынбарлыгыннан чыгып, шундый карар кабул ителә», — диде. Качалов исемендәге театр директоры, депутат Александр Славутский да күп көнлек тавыш бирү яклы чыкты. «Криминал күрмим, минем театрда артистлар үзенә уңайлы көнне тавыш бирде», — диде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Вакытыннан алда тавыш бирүгә каршы чыккан төзәтмәләр дә булды. Федераль закон нигезендә, тавыш бирү урыннары булмаган, транспорт хезмәте ягыннан кыенлыклар булган торак пунктларда алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә. «Шундый территорияләрдә яшәүчеләргә алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. Йорт ишегалларында тавыш бирү пунктларын оештыруга каршы чыккан төзәтмәләр дә булды. «Без комиссияләрне үз участокларында шул рәвешле тавыш бирүгә мәҗбүриләмибез, киресенчә, мөмкин кадәр мондый формалардан баш тартырга өндибез. Бары тик эпидемиологик вазгыятьтән чыгып комиссияләргә шундый карарга килү хокукын бирәбез», — дип шәрехләде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Сайлау алды агитациясен уздыру өчен түләүле эфир вакытын бирү тәртибен раслау, басма мәйдан бирү тәртибен төгәлләштерү турында төзәтмәләр кабул ителде. Депутатлар, шулай ук, сайлау уза торган төбәктә яшәмәүчеләрнең сайлау участокларына күзәтүчеләр булып килүен тыю турында фикерне хуплады. Лингвистик экспертизадан соң закон проекты өченче укылышка тәкъдим ителәчәк һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка имзалауга юлланачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости






В Госдуме 20 мая начнётся публичное обсуждение налоговой реформы

Кубанские жених и невеста зарегистрируют брак со 150 парами на Всероссийском свадебном фестивале

Экс-игрок "Спартака" Бушманов: клубу нужен более опытный тренер, чем Слишкович

21 причина пойти на Пикник «Афиши». Громкие хедлайнеры, яркие молодые имена и не только