Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Татарстан халыклары Ассамблеясының Чирмешәндә ачылган вәкиллегендә беренче чара булды

0
Татарстан халыклары Ассамблеясының Чирмешәндә ачылган вәкиллегендә беренче чара булды

(Чирмешән, 20 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районы мәдәният йортында Татарстан халыклары Ассамблеясының райондагы вәкиллеге бүлмәсендә беренче чара узды. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары вәкиллекнең җитәкчесе Әлфия Закирова алып барган «Чирмешән — тату бер гаилә» темасына фольклор дәрестә катнаштылар. Укучылар өчен халыклар мәдәнияты» акциясе кысаларында оештырылган чара әлеге бүлмә белән таныштырудан башланды. Укучылар күп милләтле районда яшәүче төп милләтләр, аларның милли киемнәре, ризыклары, фольклорыннан хәбәрдар булды. Кунаклар уен формасында, командаларга бүленеп, татар, рус, чуваш, мордва халыкларының милли ашларын барлады, милли көйләр тыңлады. «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында биредә мондый чаралар еш узачак, укучылар һәм башка кешеләр дә бу бүлмәдә урын алган милли кием-салым, көндәлек кирәк-ярак, эш кораллары белән таныша ала. Бәлки кайбер кешеләрнең өйләрендә, үзләренә кирәкмәгән шундый әйберләре сакланадыр, без бик теләп алар белән үзебезнең бүлмәбезне баетыр идек», — ди вәкиллек җитәкчесе Әлфия Закирова.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA огорчила Елену Рыбакину после турнира в Мадриде






РФ не пригласила на парад Победы официальных лиц недружественных стран

Консультант Лейкина назвала китайский языком деловой успешности

Московская компания оцифровала более 550 тысяч документов времён войны

Погиб и похоронен… в двух местах