Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Актанышта «Милли мультFest» кинофестиваленең икенче зона туры җиңүчеләре ачыкланды

0
Актанышта «Милли мультFest» кинофестиваленең икенче зона туры җиңүчеләре ачыкланды

(Актаныш, 20 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең икенче зона туры җиңүчеләре Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда ачыкланды. Район башлыгы Энгель Фәттаховка фестивальнең Рәхмәт хаты тапшырылды.

 «Актанышта бөтенләй башка атмосфера, бик үзенчәлекле төстә каршы алдылар», — дип, беренче кичерешләре белән уртаклашты килгән кунаклар.

«Бу — әле безнең беренче имтиханыбыз. Беренче адымыбыз, беренче карлыгачыбыз. Әмма талантлы балаларның эшләре бик күп. Боз кузгалды дип әйтә алабыз. Киләчәктә әлеге фестивальне халыкара дәрәҗәгә күтәрүне планлаштырабыз. Иң әһәмиятлесе — балаларның иҗади эшләрендә мөмкинлекләрен арттыру кирәк», — диде Рамил Төхбәтуллин.

Икенче зона турында Актаныш, Минзәлә, Тукай, Сарман, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Чистай районнарыннан килгән вәкилләр җыелды. Жюри рәисе — Татарстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхбәтуллин. Сайлап алу турында фестивалендә башкарма директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, «Татар-кино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова да катнашты.

Эшләр 3 номинациядә каралды. Беренчесе — балалар өчен татарча анимация, ягъни мультфильмнар. Икенчесе — балалар өчен кыска метражлы фильмнар. Өченчесе — компьютер уеннары. Соңгысы фильмнардан аерыла. Тәкъдим ителгән компьютер уеннарының барысы да республика турына кабул ителә.

Татарча компьютер уеннары — бүген бик уникаль санала, аңа кытлык зур. Кыска метражлы фильм төшерүчеләрнең күпчелеге балаларның иртәнге уеннарын күз алдына китергән. Габдулла Тукай әкиятләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Андый фильмнар балаларның фольклор эшләре буларак махсус бүләккә лаек дип табылган.

Актаныштан 24 гариза кергән, шуның 17се зона турына узган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA огорчила Елену Рыбакину после турнира в Мадриде






Не просто юбилейный, но рабочий. Путин открыл саммит ЕАЭС в Москве

Полицейские в Подмосковье обнаружили 300кг наркотиков в грузовике

Составлен топ-3 самых посещаемых каруселей Подмосковья за прошедшую неделю

На конференции по онлайн-образованию INSTADIUM в качестве эксперта выступила Настенька Цы