«Татар сүзе» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Татар сүзе» республика бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Гала-концертта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та катнашты. Җиңүчеләр : Профессионаллар арасында: Беренче урынны һәм 100 мең сумлык премияне Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов, икенче урынны һәм 80 мең сумлык премияне «Татарстан» ДТРК дикторы, актер, журналист Идел Кыямов, өченче урынны һәм 70 мең сумлык премияне Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллина алды. 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында: Шигърият номинациясендә беренче урынны Тамчыгөл Сәлахова, икенче урынны Эльвира Камалетдинова, өченче урынны Гүзәл Сибагатова алды. Проза номинациясендә : Беренче урынны Рания Усманова, икенче урынны Гөлчәчәк Камалиева, өченче урынны Фоат Заһриев алды. Мәсәл номинациясендә: беренче урынны Илдар Динмөхәммәтов, икенче урынны Гүзәл Шакирова, өченче урынны Дилбәр Гайнуллина алды. 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: Шигърият номинациясендә беренче урынны Тимур Фазлыев, Айзат Хәйруллин, икенче урынны Данис Хисмәтуллин, Айрат Шамс, өченче урынны Раяз Сәлахетдинов, Камилә Ганиева алды. Проза номинациясендә өченче урынны Алсу Вәлиева алды. Мәсәл номинациясендә өченче урынны Айсылу Абдуллина алды. 10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: Шигърият номинациясендә беренче урынны Дилә Сибагатуллина , икенче урынны Таңсылу Сәлахова, Сәфинә Гарифуллина, Нәргизә Хәбибрахманова, өченче урынны Сәйдә Хәсәнова алды. Дилә Хисамовага Махсус бүләк бирелде. Проза номинациясендә беренче урынны Нәргизә Сабирҗанова, икенче урынны Зилия Әскарова, өченче урынны Раил Мәрданов алды. Мәсәл номинациясендә беренче урынны Мәрьям Зәкиева, өченче урынны Нәфисә Ибраһимова алды.