Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Туган тел көне белән котлады

0
Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Туган тел көне белән котлады

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»).Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Туган тел көне белән котлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүген бөтен дөньяда халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Татар теле халкыбызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк булып тора. Динебез дә, туган телебез дә милләтебезгә гасырлар арасында сакланып калырга һәм йолдыз булып янарга мөмкинлек бирә. Туган тел — Аллаһтан әманәт. Аллаһ насыйбы белән без татар булып туганбыз, тәннәребездә татар каны ага, бабаларыбыз татар-мөселман гореф-гадәтләре белән яшәгән, татар телендә сөйләшкән», — ди мөфти.  «Туган тел — Аллаһтан әманәт. Аллаһ насыйбы белән без татар булып туганбыз, тәннәребездә татар каны ага, бабаларыбыз татар-мөселман гореф-гадәтләре белән яшәгән, татар телендә сөйләшкән», — диелә котлауда. «Заманында татарлар ислам дөньясында үзенең лаеклы урынын алып торган. Моның төп сәбәбе — безнең мәшһүр татар дин галимнәребезнең хисапсыз дини, фәнни хезмәтләр язуында, көчле татар мәктәп-мәдрәсәләре оештыруларында, гыйлемле һәм алдынгы карашлы, милли үзаңлы шәкертләр тәрбияләүләрендә. Халкыбызга үзенең рухи мирасын һәм туган телен саклап калырга Раббыбыздан ярдәм сорап догада булыйк», — ди Камил Сәмигуллин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

«Титул, которым я горжусь больше всего»: Рублёв одолел Оже-Альяссима и выиграл второй турнир серии «Мастерс» в карьере






Средний платеж россиян за коммунальные услуги вырос на 102 рубля в 2024 году

Росгвардейцы провели персональный парад для ветерана ВОВ в Москве

Названы участки дорог с затрудненным движением в Москве 8 мая

Депутаты Госдумы прокомментировали инаугурацию Владимира Путина