Питрәч районы укучысы Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры булды
(Питрәч, 22 февраль, «Татар-информ», «Алга », Нурия Камалетдинова). Питрәч районының укучысы Шәле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мөхәммәтзәкария Батыршин технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры булды.
Аны сынауга укытучысы Мөхетдинов Алмаз Бәдретдин улы әзерләгән.
Мөхәммәтзәкария олимпиадага проект эше тәкъдим итте.