Самараның Җәмигъ мәчетендә балалар өчен «Белем эзләүчеләр» викторинасы оештырдылар
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Шушы көнәрдә Самараның Җәмигъ мәчетендә 5 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар өчен «Белем эзләүчеләр» дип аталган викторина үткәрделәр. Чара балалар һәм гаиләләр өчен күрешеп аралашу мохитен булдыру һәм Ислам кыйммәтләрен төшендерү максаты белән үткәрелде. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә. Викторина катнашучыларны һәм кунакларны тәмле төшке аш белән сыйладылар.