«Ел табибы — Ак чәчәкләр» премиясенә гаризаны 1 мартка кадәр биреп була
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Ел табибы-Ак чәчәкләр» бәйгесе башлануын игълан итте.
«Премия медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә, медицина персоналының төрле категорияләре буенча иң квалификацияле белгечләрне, шулай ук Татарстан Республикасының иң нәтиҗәле эшләүче медицина оешмаларын ачыклауга юнәлдерелгән», диелә ведомство хәбәрендә.
Документларны 1 мартка кадәр Казан шәһәре, Островский урамы, 11/6 нчы йорт, 104 каб. адресы буенча җибәрергә кирәк.