Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Былтыр оештырылган Мордовия Көрәш федерациясе беренче тапкыр спорт бәйрәме уздырган

0
Былтыр оештырылган Мордовия Көрәш федерациясе беренче тапкыр спорт бәйрәме уздырган

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Узган елның 16 декабрендә оештырылган Мордовия Республикасы Көрәш һәм билбау көрәше федерациясе үзенең беренче ярышларын 23 февральдә «Мордовия» спорт комплексында үткәрде. Бәйрәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Мордовия командасы һәм Россия Көрәш федерациясе җыелма командасы катнашында яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча республика турниры һәм ир-егетләр арасында билбау көрәше буенча күрсәтмә чыгышлар узды. Турнир Мордовия Спорт, яшьләр сәясәте һәм туризм министрлыгы, Мордовия Республикасы татарларының «Якташлар» Төбәк милли-мәдәни автономиясе, «Мордовия Республикасы спорт көрәше федерациясе» Мордовия төбәк иҗтимагый оешмасы, А.В.Мишин исемендәге олимпия резервындагы спорт көрәше һәм дзюдо спорт мәктәбе катнашында үткәрелде. Ярышлар төгәлләнгәч, Россия Көрәш федерациясе башкарма директоры Ришат Мөбарәкҗанов Мордовиядә көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен Мордовия Республикасы Көрәш һәм билбау көрәше федерациясе президенты Фәһим Шәфиевкә – Россия Көрәш федерациясенең көмеш билгесен тапшырды. Мордовия Республикасы Көрәш һәм билбау көрәше федерациясе вице-президенты Илдус Ямуковка һәм Россиянең спорт остасы, спорт көрәше буенча ир-егетләр арасында Россия чемпионатының көмеш призеры Абдулвахаб Асаиновка ТАССРның 100 еллыгы истәлек медальләрен бирделәр. Ярышлар тиешле санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп һәм тамашачылар катнашыннан башка гына узды, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






Чудеса в ЖКХ: кому отменили комиссию за квартплату

Пары из Подмосковья поженились на всероссийском фестивале свадеб

«Утопить в нечистотах!» Маньяк «Златоустовский паук» появился спустя 16 лет

В Турции на отелях появились таблички с национальной принадлежностью туристов