Синоптиклар Татарстанда янә буран чыгу һәм күз күреме начараю хакында кисәтте
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Февральнең соңгы көнендә Татарстанда буран булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава торышының начараюы көтелә. «2021 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран чыгачак, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кимиячәк», — дип хәбәр итте синоптиклар.