Самара өлкәсендә билгеле укытучы Фәрхәт Сафиуллин вафат
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 27 февральдә, Самара өлкәсенең Камышлы районы Мактаулы гражданины, педагогик хезмәт ветераны, Камышлы урта мәктәбенең элеккеге физкультура укытучысы Фәрхәт Сафиуллин каты авырудан соң вафат булган. «Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, ул гомеренең кырык елдан артыгын балалар белән эшләүгә багышлаган, районның спорт тормышына зур өлеш керткән. Мәрхүмнең күпсанлы укучылары – төрле елларда Камышлы мәктәбен тәмамлаучылар кайгы уртаклаша. «Ул башкаларның проблемасына битараф булмаган һәм сизгер, ярдәмчел һәм әдәпле, тыныч һәм изгелек теләүче кеше иде. Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!» - диелә хәбәрдә.