Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Татарстанда тагын 54 кеше коронавирус йоктырган

0
Татарстанда тагын 54 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 54 кеше коронавирус йоктырган. Алар барысы да ковид белән авырган кеше белән аралашкан. «27 кеше хастаханәдә, 17 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән хәбәрдә. Бигрәк тә 60 яшьтән алып 70 яшькәчә кешеләр арасында авыру очраклары (19 кеше) күп. Казанда - 21 кеше, Чаллыда - 12, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында - дүртәр, Түбән Камада - өч, Алабуга һәм Тукай районнарында - икешәр, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Югары Осллан, Минзәлә, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән. Бүгенге көндә республикада Covid-19 йоктыруның 17977 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан алып 14575 кеше (узган тәүлектә — 29) терелгән. Барлыгы 81 643 кеше (бер тәүлектә 2587 кешегә арткан) прививка ясаткан, 13 729 кеше икенче дозаны алган. Вакцинация ясату өчен Россия Бердәм дәүләт порталы, Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, 122 бердәм номеры, күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, поликлиникага шалтыратып язылырга мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Начался отборочный этап московского чемпионата «Абилимпикс»

Владелец «Макфы» подал иск на 100 млн рублей к ток-шоу «Малахов»

Алексей Федоров: «Квантовые технологии уже можно и нужно применять на практике»

Юлия Миронова выступила на XV Всероссийском форуме деловых СМИ