Татарстан Хезмәт министрлыгы иң югары хезмәт хаклы биш вакансия исемлеген төзеде
14-15 апрельдә Казанда «Работа России. Время возможностей» Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе узачак. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы анда катнашучылар өчен югары хезмәт хакы түләнә торган биш вакансия исемлеген төзегән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Ярминкәдә югары хезмәт хаклы биш вакансия тәкъдим ителәчәк. Алар - «Элекон» заводында граждан юнәлеше буенча инженер-конструктор вакансиясе (хезмәт хакы 150 мең сумнан артык), «АР СИ ЭР» ҖЧҖндә программа белән идарә ителә торган станокларны көйләүче (120 - 150 мең сум), «Рычаг» АҖендә конструктор-технологик бүлеге башлыгы (180 мең сумга кадәр).
Моннан тыш, эш эзләүчеләргә төп технолог вакансиясе тәкъдим ителәчәк, Карпов исемендәге химзаводта аның хезмәт хакы 250 мең сумнан артык. Шулай ук «ХимБурСервис» ҖЧҖндә бораулау эремәләре буенча инженер-технолог кирәк, ул аена 165 - 300 мең сум хезмәт хакы ала.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, эш эзләүчеләр ярминкәсе Казанның Ленин исемендәге Мәдәният йортында оештырыла, ул иртәнге сәгать 10да башлана. Белгечләр аларга эш сайларга гына түгел, ә карьераларын планлаштыруда да ярдәм итәчәк.