Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Новости за 17.04.2023

Казанда XIX гасырда төзелгән Иске Таш мәчетен реставрациялиләр

Tatar-inform.tatar 

Казанда федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты булган Яңа Бистә мәчетен реставрацияләү дәвам итә. Эш «Тарихи истәлек» федераль проекты буенча алып барыла. Мәҗит Гафури урамында XIX гасыр бинасын реставрацияләүдән тыш, аерым мәдрәсә һәм хәләл кафесы булган тулы бер комплекс төзү планлаштырыла. Бу хакта бүген журналистларга тарихи объектлар буенча матбугат туры барышында билгеле булды.

Читать дальше...

Башкортстанда яшәүче ике кешене космоска җибәрү өчен әзерлиләр

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанда яшәүче ике кешене космоска очарга әзерли башладылар. Бу хакта Уфаның Орджоникидзе районы администрациясе чыгарган видеороликта Россия Космонавтика федерациясенең Башкортстан төбәк бүлеге директоры Сергей Плюхов хәбәр итте. Бу мәгълүматны «Башинформ»га республиканың Идарә үзәгендә расладылар.

Читать дальше...

Татарстанда -3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 18 апрельдә, Татарстанда кабат кырау төшәргә мөмкин, әмма республика территориясендә һава температурасы күтәрелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Цифрлы үсеш министрлыгы: Повесткаларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша таратуга нигез юк

Tatar-inform.tatar 

Хөкүмәт гражданнарга электрон повесткалар җибәрү ысулларын әлегә билгеләмәгән. Бу турыда Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...



«Дәүләт хезмәтләре» аша повестка җибәрүне язгы чакырылышта сынап карарга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

«Дәүләт хезмәте» порталы аша повестка тапшыруны язгы чакырылыш вакытында сынау режимында эшләтеп җибәрәләр, дип сөйләде Мәскәүнең хәрби комиссары Максим Локтев. Аның электрон повесткалар турындагы сорауларга җаваплары белән видеосы «Говорит и показывает Москва» Телеграм-каналында чыкты.

Читать дальше...

Молдова Чик буе хезмәте Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәү турында аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

Молдова Республикасы Чик буе хезмәте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны илгә кертүдән баш тартуын «илнең эчке эшләренә тыкшыну» белән аңлатты. Хәбәр республиканың Чик буе полициясе сайтында чыкты.

Читать дальше...

Миллион сумнан артык акча саклаучыларның хокукларын чикләргә тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Вассерман рубль яки валюта белән 1 миллион сумнан артык наличка акча саклаучы гражданнарның хокукларын чикләү турындагы закон проектын тәкъдим итте. Ул Россиядә яшәүчеләрне салым хезмәткәрләренә аларда саклана торган акча, шулай ук аның каян килүен аңлатырга мәҗбүр итәргә җыена. Шул рәвешле саклана торган акчаның суммасыннан ике тапкырга артыграк штраф һәм конфискация каралган.

Читать дальше...

Ульяновскиның Китаплар сараенда «Татар китабы көне» булды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Ульяновскиның Китаплар сараенда «Татар китабы көне» уза. Бәйрәмгә килгән кунаклар өчен китап ярминкәсе эшли. Анда танылган язучыларның китапларын сатып алырга мөмкин, дип яза «Өмет» газетасы телегра-каналында.

Читать дальше...

Транспорт министрлыгы авиабилетларның 15-30 процентка кыйммәтләнәчәге турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

РФ Транспорт министрлыгы фаразлары буенча, җәйге сезонда авиабилетлар бәясе 15-30 процентка артырга мөмкин. Бу хакимиятнең пассажирлар ташуны субсидияләү турында карар кабул итмәве белән аңлатыла, дип хәбәр итте министрлык башлыгы урынбасары Игорь Чалик туристлык сезонына әзерлек буенча киңәшмәдә.

Читать дальше...

Кузнецкидагы татар студентлары махсус операция өчен маскировка челтәре үрүдә катнаша

Tatar-inform.tatar 

«Барысы да җиңү өчен! Кузнецк» иҗтимагый оешмасы шәһәр халкын махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен маскировка челтәре үрергә ярдәмгә чакырган. Бу чакыруны кабул итеп, татар студентлары эшкә алынган, дип хәбәр итә «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнехановны Молдовага кертмәгәннәр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Молдовага кертелмәде, шуның аркасында ул Комрат шәһәрендә «Халыклар дуслыгы-2023» I Халыкара халык дипломатиясе конгрессында катнаша алмады. Бу хакта Gagauznews хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Оксана Федорова представит премьеру фильма «Петербург Шаляпина и Рахманинова» на выставке-форуме «Россия»


Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны Молдовага кертмәгәннәр

Azatliq.org 

Ул "Халыклар дуслыгы - 2023" Халыкара халык дипломатиясе конгрессында катнашу өчен Гагаузиягә барырга ниятләгән булган. Миңнеханов белән бергә чарага "Ак-Барс" холдинг башлыгы Иван Егоров та барган. Аны да теләнмәгән зат дип табып, очкычтан чыгарга рөхсәт итмәгәннәр.

Уку йортларын тәмамлаучыларның 30 проценты гына белгечлек буенча эшли

Tatar-inform.tatar 

Статистика буенча, урта махсус белем бирү һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларның 30 проценты гына белгечлек буенча эшли. Бу хакта «Дарвин» заманча белем бирү мөмкинлеген үстерү фонды директоры һәм PROинтерес проекты җитәкчесе Эльвина Янышева «Татар-информ»да матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко проиграла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Мадриде






Автопробег «Огонь Памяти» стартовал у Музея Победы

Оксана Федорова представит премьеру фильма «Петербург Шаляпина и Рахманинова» на выставке-форуме «Россия»

Жители Химок отметили Вербное воскресенье

Участники автопробега к Дню Победы развернули у Ржевского мемориала Советскому солдату масштабную Георгиевскую ленту