Чүпрәледә Ураза гаете көнендә «Гаилә бәйрәме», Рамил хәзрәт Юнысовның вәгазь кичәсе булды
Бүген, 21 апрельдә, Ураза гаете көнне, Чүпрәледә Гаилә бәйрәме оештырдылар. Чара «Чүпрәле» паркында узды. Чара Коръән уку белән башланып китте. Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илмир Измайлов бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп, изге теләкләрен җиткерделәр, Ураза гаете белән котладылар. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...