Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Новости за 08.04.2023

Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында йөкле хатыннар өчен күңелле очрашу булган

Tatar-inform.tatar 

Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында «Йөкле хатыннар көне» дигән бәйрәм рухындагы чара булган. Хатын-кызлар консультациясенә йөклелелекне тикшертү буенча килгән район хатын-кызлары мондый очрашуга һәм күркәм чарага бик сөенгән. Бу турыда «Тәтеш таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Чирмешән районында чуваш мәдәнияте көннәре башланды

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районында чуваш мәдәнияте көннәре башланды. Күргәзмәгә чуваш халкының милли ризыкларын, чиккән, теккән, бәйләгән әйберләрен генә түгел, ә хәтта агач йорт банеры да куйганнар. Әлеге йорт каршындагы эскәмия, элеккеге бала арбасы, чалгы сугып утыручы абзый, шунда гына умарта оясын караучы апай да чын иде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Актанышта Наил Мөхәммәтҗанов исемендәге шахмат ярышында 160 бала катнашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Актанышта зур шахмат бәйрәме булды. Татарстаннан ун һәм Башкортстанның Дүртөйле районыннан бер команда Наил Мөхәммәтҗанов исемендәге шахмат турнирына килде. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Түбән Камада төрле һөнәр ияләренең күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

Түбән Каманың Комплекслы музеенда рәссамнарның «Яңа исемнәр» күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, Түбән Кама муниципаль районы Мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Мөбарәкшина һәм шәһәр кешеләре катнашты.

Читать дальше...

«Үлемсез полк» өчен ветеранның фотосын Күп функцияле үзәкләрдә бушлай бастырып була

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда күп функцияле үзәк офисларында «Үлемсез полк» акциясе өчен ветераннарның фотосын бушлай кәгазьгә бастырып була. Гаилә альбомындагы фотоны да, электрон форматтагысын да алып килергә мөмкин. Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре, фотоны сканердан чыгартып, А4 форматындагы кысага урнаштырып бирә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов тормышта уңыш китергән киңәш турында сорауга җавап бирде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында яшьләр белән аралашты. Ул залда утыручыларга теләкләрен җиткерде, аларны һәрвакытта да яхшыга өметләнергә чакырды, шулай ук сорауларга җавап бирде.

Читать дальше...



Россия Герое, космонавт Сергей Рыжиков Бөгелмәдә гаилә өмәсендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Бөгелмә шәһәрендәге Салих Сәйдәшев скверында гаилә өмәсе узды. Акцияне Бөгелмә районы хакимияте оештырды. Чарага Россия Герое, космонавт Сергей Рыжиков, хатыны һәм уллары белән бергә Бөгелмә мэры Линар Закиров та кушылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хакимиятнең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Билеты сатып алынган концерт күчерелгән очракта кулланучының хокукларын аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

Билеты сатып алынган концерт булмаса яки башка вакытка күчерелсә, кулланучы оештыручылардан билетның тулы бәясен, китерелгән зыянны, шул исәптән сервис җыемнарын да кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда бер атна эчендә коронавирус йоктыручылар саны ике тапкыр кимегән

Tatar-inform.tatar 

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 57 очрагы теркәлгән, 12 кеше хастаханәгә озатылган. Республикада әлеге инфекцияне йоктыручылар кимүен дәвам итә: җиде көн эчендә – 2 апрельдән бирле – ул ике тапкыр азайган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.

Читать дальше...

Бакчачылык җәмгыятендә машина юган һәм ремонтлаган өчен штрафка тартачаклар

Tatar-inform.tatar 

Бакчачылык җәмгыяте территориясендә машина юган һәм ремонтлаган өчен штраф сала башлаячаклар, аның күләме 3-5 мең сум тәшкил итә. Әгәр туфракның пычрануы ачыкланса, штраф төрле шартларга бәйле рәвештә 10 мең сумга кадәр артачак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Читать дальше...

Прогноз погоды на 9 апреля

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Нурлатского района на 9 апреля 2023 года.

Миңнеханов Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының мактаулы докторы булды

Tatar-inform.tatar 

«Мәскәү – Татарстан күпере» Мәскәү форумын ачу тантанасы вакытында РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты ректоры Станислав Прокофьев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «университетның мактаулы докторы» исемен тапшырды. Чара университет мәйданчыгында узды.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Төп бурыч – Татарстанда язгы кыр эшләрен тиз һәм сыйфатлы итеп үткәрү

Tatar-inform.tatar 

Һава шартлары Татарстанга язгы кыр эшләрен вакытыннан алдарак башларга мөмкинлек бирде. Хәзер бу эшләрне тиз һәм сыйфатлы итеп башкару – республика өчен иң мөһим бурычларның берсе. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Новости России
Москва

«1418»: выставка секции «Арт-фото» ТСХР в зале «Лаврушинский`15»


Төмәннең Каскара бистәсендә беренче мәчеткә нигез салуда катнашучыларны хөрмәтләделәр

Tatar-inform.tatar 

Узган атнада Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Төмән өлкәсенең Каскара бистәсендәге дини хәрәкәттә катнашучылар – Гөлсинә Хәялиева һәм Мансур Хәмитовка «Татар халкының рухи-мәдәни кыйммәтләрен һәм ислам традицияләрен саклаган, конфессияара тынычлыкны ныгыткан өчен» Төмән өлкәсе Милләтләр эшләре комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Кама елгасында балык тотканда ир белән хатын югалган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Кама елгасында балык тотарга киткән ир белән хатын югалган. Аларны коткаручылар инде икенче көн эзли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Гурбангулы Бердымөхәммәдовның әнисе вафат булу сәбәпле, Минтимер Шәймиев кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдовның әнисе Огулабад эдже Бердымөхәммәдова вафат булган. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Гурбангулы Бердымөхәммәдовның кайгысын уртаклашты.

Читать дальше...

Вильфанд: Киләсе атнада Россиянең үзәк өлешендә май аендагы кебек һава торышы булачак

Tatar-inform.tatar 

Россиянең үзәк өлешендә киләсе атна уртасында +18 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева замыкает год // 16-летняя российская теннисистка успешно стартовала на крупном турнире WTA в Мадриде






Отставка правительства России после 7 мая: Инсайдеры и эксперты поделились своим прогнозом перестановок

Обязательная программа для дачника: что нужно успеть на огороде в майские праздники

Порядка 50 активистов вышли на борьбу с мусором во Фрязине

Видео: как в Нижем парке Петергофа запускали «Самсона»