Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Новости за 26.04.2023

Мәскәүдә Габдулла Тукайның 137 еллыгын билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 137 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Традиция буенча Новокузнецк урамындагы скверда татар әдәбияты классигы һәйкәленә чәчәк салдылар. Тантанада ТР вице-премьеры - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.

Читать дальше...

Татарстан синоптиклары иртәгә томан һәм көчле җил турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән томан төшүе фаразлана, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге Донор көнендә хәйрия чарасына чакыра

Tatar-inform.tatar 

3 майда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Донор көне 2023» акциясе уза. Хәйрия акциясен Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Вишневский исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталь Мәскәү татарлары мохтарияте белән үткәрә.

Читать дальше...

Түбән Новгород татар милли оешмалары 2023 елны Рәшит Ваһапов елы дип игьлан итте

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгород өлкәсе татар милли оешмалары 2023 елны Түбән Новгород өлкәсендә бөек татар җырчысы Рәшит Ваһапов елы дип игьлан итте. Элегрәк шундый тәкьдим белән «Туган як» газетасы чыккан иде.

Читать дальше...

Татарстан Мәскәүдәге форумда Россиянең иң яхшы спорт төбәге дип танылды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Россиянең иң яхшы спорт төбәге дип танылды. Бүләкләү Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган SportB2B Expo&Forum мәйданчыгында узды. Ул илдә спорт индустриясен үстерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Омск өлкәсендә «Дуслык» ансамбленең 30 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе булды

Tatar-inform.tatar 

23 апрельдә Омск өлкәсенең Тара районы Олы Уыш авылы мәдәният йортында «Дуслык» халык вокаль ансамбленең иҗади эшчәнлегенә 30 ел тулуга багышланган «Бәхетле йолдыз астында 30 ел» дигән бәйрәм кичәсе булды. Бу хакта Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә «Татар теле Рәисе 2023» билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

Быел беренче мәртәбә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Татар теле Рәисе 2023» сайланды. Бу хокукка блогер «Татар малай» – Ринат Галиәхмәтов лаек булды. Аңа «Әлифба» тапшырдылар. Ул шулай ук бер ел дәвамында махсус кунак буларак татар чараларына катнашу хокукына ия булды.

Читать дальше...

Казахстанның Тараз шәһәрендә татар, казах, рус ансамбльләре Тукай шигырьләренә җырлаган

Tatar-inform.tatar 

Татар халык шагыйре Тукай туган көне хөрмәтенә Казахстанның Җамбыл өлкәсе Тараз шәһәрендә бәйрәм узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев хәбәр итә.

Читать дальше...

Филология институтында Туган тел көненә һәм Тукайга багышланган «Фатирник» узды

Tatar-inform.tatar 

25 апрельдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган «Фатирник» – музыкаль-поэтик кичә узды.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Весенние субботники прошли на предприятиях «Московского» филиала ООО «ЛокоТех-Сервис»


Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы Тукай туган көненә сораштыру әзерләгән

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстанда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның 137 еллыгын билгеләп үтәләр. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы язылучылары арасында шагыйрь иҗатына багышланган сораштыру үткәргән. Ведомство видеороликны Телеграм-каналында куйды.

Читать дальше...

Миңнеханов Татарстан белән «Новатэк» компаниясе хезмәттәшлеге турындагы килешүне имзалады

Tatar-inform.tatar 

ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең газ чыгару буенча иң зур «Новатэк» компаниясе рәисе Леонид Михельсон белән очрашты. Алар партнерлыкның алдагы перспективалары турында фикер алышты һәм компания белән төбәк арасында хезмәттәшлек ниятләре турында килешүне имзалады. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ Татарстанны энергетика белән тәэмин итүне яхшыртуга, республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә, социаль-икътисади... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко: я предпочитаю смотреть мужской теннис, а не женский






Четверть россиян узнают информацию о путешествиях в «Телеграме» и у блогеров

В Екатеринбурге встретили Знамя Победы, которое едет через всю страну

Медведев: РФ может изъять собственность США в ответ на конфискацию активов

Профессия, которой можно гордиться – Пожарный-спасатель