Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Новости за 12.04.2023

Зәйдә хәйрия марафонында мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм җыялар

Tatar-inform.tatar 

10–19 апрельдә Зәйдә Бөек Җиңү көненә багышланган хәйрия марафоны уза. Марафон кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетләренә, Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыела.

Читать дальше...

Казанның хәләл кафе һәм рестораннары мохтаҗларга ифтар җыелмалары өләшә

Tatar-inform.tatar 

Рамазан аенда Казанның кайбер хәләл кафе һәм рестораннары Нәзарәтнең «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонына кушылып, мохтаҗлар өчен ифтар җыелмаларын бушлай тарата.

Читать дальше...

Татарстан депутатлары хәрби операциядә катнашучыларның балаларын түләүсез укытуны хуплады

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы депутатларының Россиядә мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертү турындагы федераль закон проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында парламентарийлар хуплады. Документ махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балаларын бушлай укыту бүлекләренә күчерүне күздә тота.

Читать дальше...

АКШ Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинга каршы санкцияләр кертте

Tatar-inform.tatar 

Америка Кушма Штатлары Финанс министрлыгы чикләүләр кертелгән юридик һәм физик затларның яңа исемлеген чыгарды. Алар арасында Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин да бар, дип хәбәр итә ТАСС.

Читать дальше...

«Агыйдел» журналы үзенең гасырлык юбилеена 100 хикәядән торган ике томлык чыгарды

Tatar-inform.tatar 

«Агыйдел» әдәби журналы үзенең гасырлык юбилеена 100 хикәядән торган ике томлык чыгарды. Бу әсәрләрнең барысы да журнал битләрендә төрле елларда басылып чыккан. «Башинформ» шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан мэриясе Дубравная урамындагы урман белән бәйле хәлгә аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

Казан мэриясе Дубравная урамындагы урман паркы язмышын хәл итә алмый – участок федераль милек исәбендә санала. Бу хакта Татарстан Республикасы башкаласының Башкарма комитеты белдерде. Җир кишәрлеген җирлек җирләренә күчерү һәм аны үз мәнфәгатьләрендә куллану турындагы имеш-мимешләргә карата мэриядә шундый аңлатма бирелде.

Читать дальше...

Александр Шадриков: Татарстан халкының 94 проценты экологик акцияләрдә катнашырга әзер

Tatar-inform.tatar 

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сүзләренчә, Татарстан халкының 94 проценты экологик акцияләрдә катнашырга әзер. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советында узган утырышта әйтте.

Читать дальше...

Миңнеханов Беларусь Республикасында татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Беларусь ягыннан чарада вице-премьер Петр Пархомчик катнашты.

Читать дальше...



Гыйнвар-февраль айлары өчен сөт җитештерүчеләргә 1,2 миллиард сумлык субсидия бирелгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтүенчә, 2023 елның гыйнвар-февраль ае өчен сөт җитештерүчеләргә субсидияләр бирелгән.

Читать дальше...

Татарстанда +21 градус җылы һәм көчле җил булачак

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 13 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Көндез урыны белән көчле җил көтелә, аның тизлеге көчәйгәндә секундка 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Русиядә дәүләткә хыянәт турында җинаять эшләре саны нык арткан

Azatliq.org 

Быел 1 гыйнвардан 11 апрельгә кадәр дәүләткә хыянәт турында 20 эш ачылган. 2022 елда мондый бары тик 22 җинаять эше турында гына хәбәр ителгән. Быел аларның саны аеруча мартта нык арткан – бер ай эчендә тугыз шундый җинаять эше ачылган.

Александр Шадриков: Быел Самосырово полигонына бәйле бер шикаять тә килмәде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сүзләренчә, быел халыктан Самосырово полигонына бәйле бер шикаять тә килмәгән.

Читать дальше...

Илсур Һадиуллин: Республикада уку елы азагына унбер яңа мәктәп тапшырылачак

Tatar-inform.tatar 

2022-2023 уку елында мәгариф учреждениеләре төзелеше дәвам итә. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, уку елы азагына унбер мәктәп тапшырылачак. Ул бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Эксперт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча уртак утырышында әйтте. 

Читать дальше...

Уфада халыкара китап ярминкәсе кысаларында нәшриятлар бәйгесе узачак

Tatar-inform.tatar 

Уфада «Китап-бәйрәм» дигән халыкара китап ярминкәсе кысаларында китап нәшриятлары бәйгесе уза. Башкортстан Республикасының матбугат һәм массакүләм матбугат чаралары агентлыгы БР Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Урал-батыр җирендә Ел китабы» төбәкара конкурсы турында нигезләмә әзерләде. Җиңүчеләр 26 майда «Китап-бәйрәм» дигән халыкара китап ярминкәсендә игълан ителәчәк.

Читать дальше...

Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе Кутеевка авылына китаплар тапшырды

Tatar-inform.tatar 

8 апрельдә Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән Пенза өлкәсенең Белинский районы Кутеевка авылы төп гомуми белем бирү мәктәбенә – татар телен өйрәнү өчен китаплар, ә Кутеевка авыл советы Китапханә-ял итү үзәгенә хәзерге заман татар язучыларының әсәрләрен тапшырдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә нинди фән укытучылары җитмәвен әйтте

Tatar-inform.tatar 

Республика мәктәпләренә берничә фән укытучылары җитми. Бу хакта ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Эксперт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча уртак утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

Читать дальше...

Татарстан һәм Беларусь Республикасы хезмәттәшлек турында килешүләр имзалады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан һәм Беларусь Республикасы хезмәттәшлек турында берничә килешү төзеде. Документлар Татарстан Республикасы делегациясенең Минск шәһәренә эш сәфәре кысаларында имзаланды, дип хәбәр итә республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Что можно отметить в этот день


Нурлатские дети рисовали космос

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Учащиеся подготовительного отделения «Нурлатской детской школы искусств » Сэлэт» окунулись в необычную атмосферу таинственности и загадочности необъятного космического пространства.

Мордовия мөселманнары «Исәнме, әни» проектын хуплады

Tatar-inform.tatar 

Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Раил хәзрәт Асаинов Саранскидагы 2нче шәһәр бала табу йортының 1нче хатын-кызлар консультациясендә булды һәм «Исәнме, әни» проекты кысаларында акушер-гинеколог бүлмәләрен ремонтлау һәм җиһазландыру эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанның 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә булды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә булды. Татарстан Республикасы башкаласы мэры Илсур Метшин белән бергә ул концерт залын һәм кече залны карады, шулай ук уку йортының музеенда булды. Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Салават: Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировның рейтингы иң түбәне – ​​бу чын татар стиле

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов җырчы Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировның рейтингы бүген иң түбән дәрәҗәдә тора, дип саный. Бу фикерен ул Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурска багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде






Самую красивую девушку округа выбрали в Луховицах

Синоптик назвал особенность ливня, прошедшего в Москве 27 апреля

Один из фигурантов дела о взятке замглавы МО РФ Иванова обжаловал свой арест

Эксперты подсчитали число туристов, которые будут путешествовать по России в мае