Түбән Камада сантехник үлеменнән соң Татарстан прокуратурасы тикшерү башлады
Түбән Камада сантехник үлеменнән соң Татарстан прокуратурасы тикшерү башлады. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Түбән Камада Вахитов проспектындагы 13нче йортка коммуналь аварияне бетерү өчен сантехник чакырганнар. Подвалда кайнар су торбасы тишелгән, сантехник анда хезмәттәше белән кергән. Берникадәр вакыттан соң ир-атның берсе юешләнгән аяк киемен алыштыру өчен подвалдан чыккан, ә икенчесе эчтә торбада утырып калган. Подвалга яңадан кергән ир-ат сантехникның суда ятканын күреп алган.
Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ир-атны урамга алып чыккан һәм медикларга тапшырган. Алар ир-атның үлемен раслаган.
Күзәтчелек ведомствосы һәм профильле оешмалар хезмәткәрләре эшченең үлеменең сәбәпләрен ткишерә.
Якынча мәгълүматлар буенча, ул кайнар су белән пешеп үлгән.
Прокурор тикшерүе нәтиҗәсе буенча чаралар күреләчәк.