Башкортстанда Гата Сөләйманов исемендәге Курай бәйрәменә гаризалар кабул ителә
Гата Сөләйманов исемендәге Курай XXII республика бәйрәменә гаризалар кабул ителә башлады. Проект милли музыка коралы курайны популярлаштыруга, башкару традицияләрен саклап калуга һәм алга таба үстерүгә юнәлтелгән. Быел ул 19-20 майда Октябрьский шәһәрендә үткәрелә.
Үзешчән һәм профессиональ солистлар һәм курай ансамбльләре бәйрәмдә катнашырга чакырыла. Бу хакта «Башинформ» оештыручыларга сылтама белән хәбәр итә.
Курайчы-солистлар арасында иҗади ярыш өч яшь категориясендә (12 яшькә кадәр, 12 яшьтән 16 яшькә кадәр һәм 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында) уздырыла.
Катнашучылардан гаризалар 15 майга кадәр электрон адресларга (ontrcnt@mail.ru, oktb-kultura@mail.ru) кабул ителә. Тулырак мәгълүматны 8 (347) 289-65-50 телефоны буенча белергә мөмкин.