Алабугада беренче тапкыр балалар өчен ифтар оештырылды
Алабуганың «Әҗмәл» мәчетендә беренче балалар ифтары узды. Чарада барлыгы 40 бала катнашты. Алар өчен мәчеттә табын әзерләнде. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы мөтәсибәтнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Моннан тыш, күңел ачу программасы да каралган. Кызлар-малайлар өчен Камил Шәрәфетдинов төрле уеннар үткәрде, ә Фәрид хәзрәт Мөдәрисов викторина оештырды.
Ифтарда катнашкан һәр балага бүләк бирелде, диелә хәбәрдә.