Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

КФУ ректоры: Татарстан Рус теле ассоциациясе төзеләчәк беренче төбәк булырга мөмкин

0

Татарстан Россиядә рус теле ассоциациясе барлыкка киләчәк беренче төбәк була ала. Бу хакта «Рус теле һәм әдәбияты Россия тәңгәллеген һәм халыкара интеграциясен формалаштыру чарасы буларак» Халыкара форумын ачу барышында Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин белдерде.

«Без Владимир Ильич (Толстой) белән Казан федераль университеты базасында Рус теле ассоциациясе төзү мөмкинлеге турында фикер алышабыз. Шул рәвешле безнең республика Россиянең шундый оешма барлыкка киләчәк беренче төбәге булачак», - дип белдерде ул журналистларга.

Сафин искәрткәнчә, КФУ һәрвакыт бөтен юнәлешләр буенча лидер «булган, булды һәм булып калырга» тиеш, шул исәптән рус телен укыту һәм саклау буенча да.

Форумда РФ дәүләт телен үстерү һәм саклау турындагы дискуссияләргә Россия галимнәре белән бергә Үзбәкстан, Казахстан, Беларусь Республикасы, Төркия һәм башка дәүләтләрнең әйдәп баручы университетлары вәкилләре дә катнашачак.

Форум ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Рус теле комитеты башлыгы Ләйлә Фазлыева, РФ Президенты киңәшчесе, бөек язучы Лев Толстойның оныкчыгы Владимир Толстой һәм Россия Язучылар һәм нәширләр берлеге ассоциациясе башлыгы, РФ Дәүләт Думасының Мәдәният буенча комитеты башлыгының беренче урынбасары Сергей Шаргунов катнашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме






Холод и засуха. Какие регионы пострадали от майской погодной аномалии

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.

Тренер Гаджиев не считает "Спартак" фаворитом кубковой игры против "Балтики"

Фестиваль классической музыки охватит исторические места Калининградской области