«Яз гүзәле-2023»: «Халык мәхәббәте» номинациясендә кооперация университеты студенты җиңде
Халык мәхәббәте» номинациясендә катнашучылар өчен тавыш бирү «Интертат» сайтында узды.
«Яз гүзәле-2023» матурлык һәм талант бәйгесенең «Халык мәхәббәте» номинациясендә Россия кооперация университетының Казан кооператив институты (филиалы) студенты Лиана Гарипова җиңде. Аның өчен 1378 кеше тавыш биргән.
«Халык мәхәббәте» номинациясендә тавыш бирү «Интертат» сайтында узды. Җиңүчене «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов котлады, җиңүчегә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
- Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле-2023» конкурсының финалы булды. «Яз гүзәле» исеменә Сөмбел Газизова лаек булды.