Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Казанда Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» китабын тәкъдим иттеләр

0

Бүген Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Чара «Китап club» ресторанында узды.

Китапта Роберт Миңнуллинның яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланма әсәрләре урын алган.

Чарада авторның туганнары, дуслары, якыннары, танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары катнашты. 

Шагыйрь Ленар Шәех китапның исеме авторның күңел халәтенә бәйле булуын әйтте. 

«Бу - Роберт Миңнуллин әзерләп калдырган соңгы китап. Бик җылы җыентык булып чыкты. Китапның исеме юкка гына «Мәхәббәтле көзләрем» дип аталмый. Көз - шагыйрьнең күңел халәте. Китапның әһәмияте - ул авторның үз куллары белән аны туплап, тапшырып калдыруы», – диде ул.

Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше Клара Миңнуллина әйтүенчә, китапның бастырылуы иренең туган көненә зур бүләк булган.

«Быел Робертның китүенә 3 ел булды. Аның 1 августта 75 еллык юбилее булачак, Алла боерса. Әлеге китапның чыгуы - беренче бүләк булды. Ул аны ничек әзерләгәне әле дә исемдә. 700 битлек булып чыгар дип үзе дә уйламагандыр ул», - дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, китапның электрон вариантын ул кабул итә алмаган. 

«Кызганыч, Роберт китабы чыгуын күрә алмады. Китапның электрон варианты бар икәнен белә идем. Әмма аны чын китап дип күз алдына китерә алмадым. Минем өчен китап - ул тере әйбер. Кәгазь вариантта чыгуын мин аның бик көттем», - дип йомгаклады ул.

Роберт Миңнуллинның энесе - Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин:

«Роберт абый һәр нәрсәне яратып башкарды. Аның беренче шигырьләр китабы 1976 елда дөнья күргән иде. 110нан артык китап аның кула аша узып, дөньяга таралды. 80 артык шигырьләр китабы бар. Минем исәпләвем буенча, әлеге китап аның 82нчесе», - диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






Винисиус и Родриго вошли в состав сборной Бразилии на Кубок Америки

11 мая принято отмечать праздник Березосок — день, посвященный березовому соку

В Музее Победы наградили лауреатов Международного фестиваля правильного кино

"Единая Россия" поддержала кандидатуру Михаила Мишустина на должность председателя Правительства РФ