Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Әлмәттә «Экополис» яңа буын кварталлары төзеләчәк

0
Әлмәттә «Экополис» яңа буын кварталлары төзеләчәк

Әлмәтнең көньяк-көнбатышында, Объездная урамы буйлап, АСПЭК-Домстрой компаниясе 28 гектар мәйдандагы территорияне комплекслы үстерү буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыра башлый, ул үз эченә торак һәм коммерцияле күчемсез милекне, социаль объектларны һәм иҗтимагый киңлекне алачак.

ИНФРАСТРУКТУРА ҺӘМ УРЫНЫ

Проект Әлмәт шәһәрендә урнашкан (шәһәр үзәгеннән 10 минут ераклыкта).

«Экополис»та социаль инфраструктура объектлары (180 һәм 240 урынга исәпләнгән балалар бакчалары, шулай ук 1200 урынга мәктәп төзү өчен җир участоклары бүлеп бирелгән), кварталлар территориясеннән читтә паркинглар, велосипед юллары, йөрү зоналары, кварталларның берсендә инеш һәм проект территориясе белән чиктә урман-парк каралган.

5 минутта автомобильдә: 4, 22, 59 нчы балалар бакчалары, полилингваль гимназия, үзәк район хастаханәсе, «Магнит Экстра» гипермаркеты, «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы, «Нефтьче» хоккей әзерлеге үзәге, шәһәр күле.

«Экополис» ярдәмендә Әлмәттә яңа Мөхәммәтҗанов урамы барлыкка киләчәк, ул Объездная һәм Шевченко урамнарын тоташтырачак.

Инфраструктура

ПРОЕКТНЫҢ КОНЦЕПЦИЯСЕ

«Без «Экополис» проектын табигатькә якынрак яшәргә һәм шул ук вакытта шәһәр мөмкинлекләренә якын булырга теләүчеләр өчен булдырдык», - ди генераль директоры Павел Глухов.

«Экополис» төрле катлы квартал төзелешеннән гыйбарәт җиде кварталдан тора. Проект территориясендә шулай ук урбан-виллалар каралган. Мондый торак форматы фатир һәм шәһәр читендәге йортның өстенлекләрен гармонияле рәвештә берләштерә. Торак кварталның бер өлеше булган урбан-виллалар лифтлы һәм аз санлы фатирлы аерым торган бер секцияле йортлардан тора.

Генераль план

Архитектурасы

Фасад чишелешенең төп идеясе табигый мохиткә урын биргән заманча образ булдырудан гыйбарәт. Бурычларның берсе - проектны инде булган җирлекнең табигатенә органик рәвештә интеграцияләү.

Тышкы диварлары кирпечтән һәм катнаш фасадтан эшләнгән:

• эленеп торган вентиляцияле панельләр

• декоратив штукатурка

Проект буенча тәрәзәләрдә 2 камералы пыяла пакетлар һәм лоджияларда алюминий витражлар каралган. Кондиционер блокларын яшерү өчен декоратив кәрзиннәр урнаштырылган.

А4 кварталы визуализациясе

ИШЕГАЛДЫ

Ишегалды киңлеге һәркем өчен тыныч һәм уңайлы итеп ясалган, ул традицион экостиль концепциясен үстерүне дәвам итә. Киртәләрсез мохиткә, күпкатлы яктыртуга һәм ландшафтны яшелләндерүгә аерым игътибар бирелгән. Монда биек булып үсә торган агачлар гына түгел, шулай ук күпьеллык үләннәр һәм куаклар да утыртылган.

Ишегалды беркемне дә битараф калдырмаячак! Төрле балалар мәйданчыклары, пергола, воркаут зонасы, гирляндалы уңайлы ял территориясе, «Коры инеш» һәм ябык велосипед парковкасы.

Куркынычсызлык максатларында парковка урыннары ишегалдынан читтә, ә электр автомобильләре өчен парковка территориясендә махсус зарядка урнаштырылачак.

Ишегалды киңлеген визуализацияләү

ПОДЪЕЗД

Стильле зал архитектураны һәм ишегалды киңлеген тулыландырып тора!

Заманча дизайн ачык һәм табигый төсләр, табигый һәм фактуралы материаллар һәм, әлбәттә, гомуми файдалану урыннарының функциональлегендә чагылыш таба. Көтеп утыру һәм хатлар зоналары, аңлаешлы һәм матур навигация, һәр подъездда «Ярдәм бүлмәсе»: барлык детальләр холл интерьерын гармонияле рәвештә тулыландырып тора.

Холларны визуализацияләү

ФАТИР

Заманча һәм яхшы уйланылган технологик чишелешләр проекттагы һәр кешенең тормышына уңайлыклар өстәячәк!

Фатирлар арасындагы диварлар керамик кирпечтән, ә бүлмәләр арасындагы бүлгеләр «пазогребнеевый» блоктан эшләнгән, бу тавышны изоляцияләүгә генә түгел, ә арттыру мөмкинлегенә дә уңай йогынты ясый. Вентиляция клапаннары урнаштырылу һәм янәшәдә урман массивы булу сәбәпле фатирда һәрвакыт чиста һава булачак. Һәр фатирда яктылык та күп булачак! Чөнки монда түшәмнәр 2,7 метр биеклектә. Горизонталь җылыту разводкасы фатирларга җиһазны үзеңә уңайлы итеп урнаштырырга һәм температураны индивидуаль көйләргә мөмкинлек бирәчәк.

 Планировкалар

«ОТДЕЛКА»

Тапшыру вакыты җиткәч фатирыгызның нинди булачагын күз алдына китерәсегез киләме? 530 мм калынлыктагы энергияне саклаучы тышкы диварлар, мультифункциональ тышлыклы ике камералы пыяла пакет, яхшыртылган тавыш изоляциясе, ламинат һәм башка идән япмаларын җәю өчен тигез идән, обойларны ябыштыру өчен әзер диварлар.

Фатирлар «предчистовая отделка» белән тапшырыла, ләкин өстәмә рәвештә «тулысынча әзер» фатирга да заказ бирү мөмкинлеге бар. Детальләрне сату офисында яки шәхси менеджерыгызда ачыклагыз.

Отделка төрләре

ПЛАНИРОВКА ЧИШЕЛЕШЛӘРЕ

А4 кварталының бишенче секциясендә 9 фатир, дүртенче секциядә 6 фатир урнашкан.

Студияләр, классик 1 бүлмәле фатирлар, шулай ук берләштерелгән кухня - кунак бүлмәсе белән 1 бүлмәле, 2 бүлмәле һәм 3 бүлмәле евро - форматтагы фатирлар сезне көтә!

4 нче секциядәге кат планнары

КОММЕРЦИЯ БИНАЛАРЫ

Якын-тирәдә урнашкан социаль һәм коммерция объектларыннан тыш, проект район инфраструктурасын яңа җәлеп итү нокталары белән тулыландырачак: «Экополис»ның үзендә кибетләр, ял һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләре ачылачак. А4 кварталының бишенче һәм дүртенче секцияләрендә беренче катта 38-103 квадрат метрлы коммерция биналары каралган. Офис биналарының гомуми мәйданы 1068 кв. метр (14 офис).

Сәүдә галереясе

Проектны финанслау партнеры: «Альфабанк» АҖ.

Йортны тапшыру вакыты: 2024 елның 4 кварталы.

Проект белән тулырак безнең сайтта яки +7 (3412) 655-005 телефоны аша танышырга мөмкин.

*Мәгълүмат Әлмәт шәһәрендә урнашкан «Экополис» проектының А4 кварталының бишенче һәм дүртенче секцияләре өчен бирелә (Объездная урамы).

Реклама. ООО СЗ «АДС-Альметьевск». Күчемсез милек сату буенча агент ООО «АСПЭК-Домстрой»




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко сделала признание о соперничестве с Рыбакиной






Проект «Книга памятников-героев Москвы» пополнился новыми историями

Суд в Москве оштрафовал онлайн-кинотеатры Wink и "Кинопоиск" за пропаганду ЛГБТ

Россиян 10 и 11 мая ждут сильнейшие магнитные бури

Более 100 тысяч человек посетили 9 Мая Музей Победы