«Хозур» нәшрият йорты «Ислам дине нигезләре» китабын рус телендә нәшер итте
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Ислам дине нигезләре» китабын рус телендә нәшер итте. «Ислам дине нигезләре» динне өйрәнүдәге төп бүлекләрне үз эченә алган. Алар гакыйдә, фикһ, сира, татарларда Ислам дине тарихы фәннәрен колачлый.
Башлангыч дини гыйлем алырга һәм булган белемнәрен тулыландырырга теләүчеләр өчен барлык темалар гади һәм аңлаешлы итеп бирелгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин, диелә хәбәрдә.