Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгород өлкәсе делегациясе белән очрашты

0

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгород өлкәсе делегациясе белән очрашты. Делегация Закон чыгару Җыелышы рәисе урынбасары Денис Бакиев җитәкчелегендә килде. Яклар ике төбәк арасындагы элемтәләрне үстерү турында фикер алышты.

Түбән Новгород өлкәсе делегациясе эш сәфәре белән Казанда. Визитның төп максаты - түләүсез юридик ярдәм оештыру, шулай ук территорияләрне комплекслы үстерү, шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү.

«Татарстанның Түбән Новгород өлкәсе белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, коллегаларын республика парламенты исеменнән сәламләп, – Без бер-беребездән өйрәнәбез һәм иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерәбез».

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республика парламенты структурасы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.

Парламент җитәкчесе республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә аерым тукталды. «2022 елның катлаулы булуына карамастан, без бюджетның тотрыклылыгын һәм аның баланслылыгын тәэмин итә алдык, социаль йөкләмәләрне тулы күләмдә үти алдык, – дип белдерде Мөхәммәтшин, – республика төп макроикътисади күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен саклап калды».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






Мосгорсуд отменил приговор экс-депутату Тверского района Москвы Хараидзе

Патриарх Кирилл напомнил, что зло нежизнеспособно

Антонов: Россия может вести диалог с Западом исключительно на равных условиях

Онлайн-кинотеатрам Wink и «Кинопоиск» снова грозят штрафами за ЛГБТ*-пропаганду