Мәскәүнең «Тальян» татар җыр театры татар хор музыкасы фестиваль-бәйгесе лауреаты булды
Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгенең «Тальян» татар җыр театры Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган татар хор музыкасы фестиваль-бәйгесе һәм вокаль-хор коллективлары фестиваль-конкурсы лауреаты булды. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.
Иҗат коллективының сәнгать җитәкчесе Илдар Шиһапов һәм солист Руслан Габдрәфыйковка махсус бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.