Татарстан ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Гариповка полковник дәрәҗәсе бирелде
Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов полковник булды.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин 3 апрельдә Татарстан ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Гариповка полковник погонын тапшырган.
Рөстәм Гарипов 1982 елда Чистайда туган. РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 2001 елда ТР Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча эчке эшләр бүлеге каршындагы тикшерү бүлеге тикшерүчесе вазифасында эчке эшләр органнарында хезмәт юлын башлый.
2006 елдан Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә төрле вазифалар башкара. 2018-2020 елларда Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге башлыгы булып эшли.
2020 елда Рөстәм Гариповны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте аерым махсуслаштырылган батальоны командиры итеп билгелиләр.
Рөстәм Гарипов Россия Эчке эшләр министрлыгы медале, «Россия полициясенең 300 еллыгы» юбилей медале һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.