Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе: Әгерҗегә яңа мәктәп кирәк

0
Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе: Әгерҗегә яңа мәктәп кирәк

«Яңа мәктәпнең берәр параллелендә фәннәрне татарча укытыр идек», - диде Вәсилә Сафиуллина.

Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина Әгерҗе шәһәренә яңа мәктәп кирәклеген әйтте.

«Әгерҗе шәһәренә яңа мәктәп кирәк. Без анда 1936 елда нигез салынган 1нче гимназия укучыларын күчерергә телибез. Яңа мәктәп булса, берәр параллель татар сыйныфлары ачар идек», - диде Вәсилә Сафиуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җитәкче сүзләренчә, бүгенге көндә район үзәгендә татар сыйныфлары юк. «Авылларда татар мәктәпләре бар. Әгерҗенең үзендә юк. Монда татар теле укытылмый дигән сүз юк. Бөтен мәктәптә дә укытыла. Тәрбия эшләре дә ана телендә бара. Яңа мәктәпнең берәр параллелендә фәннәрне дә татарча укытыр идек», - дип аңлатты ул.

Вәсилә Сафиуллина Әгерҗе районын туган телләрне укыту буенча лидерлар рәтендә, дип атады. «Рус теленнән БДИ күрсәткечләре буенча без беренче унлыкта. Безнең балалар татар теле олимпиадаларында республика күләмендә призлы урыннар яулый. Бездә мари һәм удмурт телләре дә көчле укытыла. Укучыларыбыз күрше республикаларга барып, тел бәйгеләрендә беренче урыннар алып кайта», - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

«Титул, которым я горжусь больше всего»: Рублёв одолел Оже-Альяссима и выиграл второй турнир серии «Мастерс» в карьере






Проект «Книга памятников-героев Москвы» пополнился новыми историями

От спектаклей до мастер-классов: как в Тульской области отметили День Победы

"Американская мечта" сегодня. Теория заговора оказалась правдой

Лукашенко на параде одел ветерана в привезенную Мирзиеевым куртку