Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 11 кешесен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде

0

Татарстанда яшәүчеләр «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов имзалаган шул турыдагы карар рәсми порталда урнаштырылган. Бүләкләргә республиканың 11 кешесе лаек булды.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Казанның 171 нче мәктәбе директоры Рания Галиәкберова;

законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда күрсәткән хезмәтләре өчен – Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Мәскәү район суды рәисе Константин Галишников һәм Татарстан Республикасы Буа шәһәре прокуроры урынбасары Татьяна Хазова;

оборона сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе» акционерлык җәмгыятенең баш инженеры, генераль директорның дәүләт оборона заказы буенча урынбасары Наил Мирханов бүләкләнде.

ТР Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе Алсинә Сәлахова да һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм дәүләт хакимияте органнарындагы нәтиҗәле хезмәте өчен медаль алды.

Законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән зур өлеше өчен РФ Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары, юстиция подполковнигы Азат Хәбибрахманов бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләр арасында – «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары, хуҗалык идарәсе башлыгы Александру Губин; шәхси эшмәкәр Фәридә Давыдова; «Татагролизинг» җәмгыятенең генераль директоры Азат Җиһаншин; ТР Буа муниципаль районы ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Рузалия Камартдинова; «Үзәк» физкультура-спорт берләшмәсе» генераль директоры урынбасары – «Олимпия резервының «Яшьлек» волейбол спорт мәктәбе» структура бүлекчәсе директоры Рафик Мурзаков бар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме






Мастерство запоминания: путь к идеальному владению текстом

В Москве на съемной квартире полицейские накрыли казино для пенсионеров

Ждём расстрела или отравления Зеленского в ближайшее время – Макгрегор

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании