Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Зиннур Хөснияр: Язучының биографиясенә түгел, ә иҗатына күбрәк игътибар бирергә кирәк

0
Зиннур Хөснияр: Язучының биографиясенә түгел, ә иҗатына күбрәк игътибар бирергә кирәк

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр язучының биографиясенә түгел, ә иҗатына күбрәк игътибар бирергә кирәк, дип саный. Бу турыда ул Казан шәһәренең 171 нче мәктәбендә үз иҗатына багышланган «Очар кошлар юлын эзләр» дигән Il ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясендә әйтте.

«Язучының биографиясенә артык басым ясап тормыйча, аның иҗатына күбрәк игътибар бирергә кирәк. Әсәрләрне ничек итеп, нинди адымнар белән тәрбия сәгатьләрендә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә укучыга тәкъдим итеп булачагын ачыкларга кирәк. Бу бит эзләнү», - дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, укытучы һөнәре иң абруйлысы.

«Кичә мәктәп тәмамлаган малай шикелле, укытучылар янына бассам, йөзем кызара. 60-80нче елларда «укытучы» сүзе «Аллаһ» сүзенә тиң иде. Укытучының абруе, бүгенге көн белән чагыштырганда, искиткеч зур иде. Бүген дә иң бөек һөнәр укытучы һөнәре дим, чөнки үзем дә укытучы», – диде ул.

Язучы укытучыларның балаларга тиешле тәрбия бирергә оялуын искәртте.

«Без 90нчы еллардан башлап, 30 ел буе балаларыбызга Америка, бандитлар, мафиозниклар турында сөйләдек. Ләкин без әхлак, матурлык, сафлык турында үзебезнең балаларга сөйләргә оялдык, вакыт тапмадык, уңайсызландык», - диде ул.

Конференцияне Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Совет районы мәгариф бүлеге, 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе оештырды.

Чара барышында Зиннур Хөснияр иҗатында милләт темасы, матур әдәбиятта әдәп-әхлак темаларының чагылышы, класстан тыш сәгатьләрдә «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларын уку турында сүз барды. 

Әдәбият сөючеләргә Зиннур Хөснияр әсәрләреннән өзекләр укылды, укучылар сәхнәләштергән күренешләр тәкъдим ителде.

Шулай ук конференциядә филология фәннәре докторы, шагыйрә, галимә Хәлисә Ширмән, Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече Баһавиева Рәйханә, «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина, «СалавиTik»лар, җырчы Марат Яруллин, «Болгар радиосы» алып баручысы Эльвира Вильдан һәм башкалар катнашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Ангеліна Калініна поступилася восьмій ракетці світу Саккарі на турнірі WTA 1000 у Римі: результат






Детали ареста кадровика Минобороны Кузнецова: в доме нашли миллионы

В ТиНАО Москвы реконструируют очистные сооружения «Пучково»

Династия педагогов из Егорьевска стала лучшей на областном конкурсе

Ксения Шойгу назвала Москву лидером по числу участников полумарафона «Забег.РФ»