Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Ренат Харис: Бүген хатыныма дүртенче тапкыр өйләнәм

0
Ренат Харис: Бүген хатыныма дүртенче тапкыр өйләнәм

«Казан» гаилә үзәгендә Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис тормыш иптәше Лилия белән бриллиант туйларын билгеләп үтте.

«Бүген мин хатыныма дүртенче тапкыр өйләнәм. 1963 елның 7 апрелендә беренче тапкыр булды, аннан соң көмеш, алтын туйда өйләндем. Тагын берәр туйга барып җитәргә исәбебез бар. Озак еллар бергә яшәүнең сере сабырлыкта һәм иң беренче туган мәхәббәтнең чын, ихлас булуында. 60 ел элек Лилиягә ничек ышанган булсам, бүген дә шулай ышанам», - дип сөйләде ул.

Булачак тормыш иптәше белән ул Казан дәүләт педагогия институтының икенче курсында укыганда танышкан.

«Яшьлектә мәхәббәт, дип яшәсәк, хәзер «син миңа кирәк», дип яшибез. Ул бик җайлы кеше, аның әти-әнисе дә бик әйбәт иде», - диде Лилия Харисова.

Юбилярларны котларга балалары, онык һәм оныкчыклары, шәһәр җитәкчелеге килгән иде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина Харисовларга рәхмәт хатын тапшырды.

«Сез безнең өчен үрнәк. Сез шундый кунакчыл, ихлас күңел белән яши торган гаилә. Сезнең өйдә шундый рәхәт. Лилия ханым талантлы егетне үзенә гашыйк иткән дә, гомер буе аны яратып, саклап, рухландырып яши. Беренче мәхәббәтләренә тугры калып, шушы тантаналы мизгелгә барып җитү – зур бәхет», – дип ул теләкләрен җиткерде.

Гаиләне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да котлады.

«Шагыйрь һәм аның илһамчысына сокланмыйча карап булмый. Мәхәббәт яшәртә, диләр, сез бүген кияү белән кәләш кебек. Сезнең гаилә гомер буе кеше күз алдында булды. Бу – зур җаваплылык. Сез үзегезнең балалар өчен генә түгел, безнең өчен дә үрнәк», – диде ул. 

Ренат һәм Лилия Харисовларны котларга Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова һәм Татарстанның атказанган артисты Илнар Миранов килгән иде. Алар Ренат Харис сүзләре, Резеда Ахиярова көенә язылган «Зәңгәр томан» җырын башкарды.

Харисовлар ике бала үстергән. Хәзер 3 оныклары, 4 оныкчыклары бар.

 

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости






В мире: Зачем России дружба между Китаем и Индией

Прогрессивные методы предсказания роста криптовалют на Бинанс — ИИ в действии

Годовой объем рынка легальных ставок на спорт в Японии в 2023 составил €48,4 млрд

В Москве прошла Премия Green Awards 23/24, которая объединила более 250 ведущих компаний и экспертов в ЗОЖ/ЭКО индустрии, инфлюенсеров