Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсында катнашучыларга уңышлар теләде
«Россия лидерлары» конкурсы сәләтлеләрне ачыклау өчен яхшы мәйданчыкка әверелде. Татарстан кешеләре проектта актив катнаша, соңгы 4 елда республикадан 18 мең кеше катнашу теләген белдерде, 13 кеше җиңүче булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов идарәчеләр конкурсының яңа сезоны башлану уңаеннан шул хакта әйтте.
«Мин конкурс остазларының берсе һәм аның катнашучылары белән даими очрашам. Алар кызыклы идеяләре булган бик актив кешеләр. Аларның күбесе безнең идарә резервында тора. Бүген безнең илгә лидерлар кирәк. Россия һәрвакыт талантлары белән дан тотты, ә Татарстан Республикасы – кадрлары белән», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, бишенче «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсында катнашучыларны теркәү кичә башланды һәм 14 майга кадәр дәвам итәчәк. Анда 55кә кадәр яшьтәге һәм идарә итүдә ике елдан алып тәҗрибәсе булган кешеләр катнаша ала.