Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Лениногорскида Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеровның 100 еллыгын билгеләп үттеләр

0
Лениногорскида Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеровның 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Лениногорск Мәдәният сараенда Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеровның 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Ул өч дистә елдан артык гомерен Лениногорскида дәртләнеп, рухланып иҗат иткән.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, галим, язучы Әнвәр Шәрипов, Татарстан Язучылар берлегенең  Чаллы бүлекчәсе рәисе Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе Рәфкать Шаһиев, шагыйрь Айрат Суфиянов, «Чишмә» берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, Рамазан аганың кызы Гөлшат ханым, мәктәп укучылары, укытучылар, әдәбиятны сөючеләр кичәгә җыелды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Кичә барышында Рамазан Байтимеров шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, аның шигырьләре укылды.

Кызы Гөлшат ханым әйтүенчә, фронтовик-шагыйрьнең 100 еллыгы туган ягы – Башкортстанның Авыргазы районында да билгеләп үтәчәкләр, шулай ук Казанда да булачак. «Гомер уза, менә әткәйнең 100 еллыгы да җитте. Лениногорскида әти 30 елдан артык яшәде, бу якны яратты. Бүгенге кичәдә яшь буынның да катнашуы бик әһәмиятле. Безнең максат та бит – туган ягын яратып, аны хөрмәт итеп яшәүче буынны үстерү», - диде Гөлшат ханым.

Рамазан Байтимеровның иҗатын оныттырмауда, шулай ук гимн булып раслануда да кызы Гөлшат ханымның роле зур. Ул әтисенең үзе исән чагында дөнья күрә алмаган шигырьләрен барлап, «Яшәү хакына» дип аталган зур булмаган җыентыгын да чыгарган. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова аңа әтисенең мирасын саклап, барлап торуы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Гомумән, кичәдә чыгыш ясаучыларның барысы да Гөлшат ханыма рәхмәт әйтте.

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә Рамазан Байтимеров истәлегенә «Илен сөйгән шагыйрь» дигән конкурс игълан иткән булган, анда илледән артык кеше катнашкан. Төрле яшь категорияләренә бүлеп, 15 җиңүче сайлап алынган. Кичә барышында җиңүчеләрне Гөлфирә Рафикова тәбрикләде һәм дипломнар тапшырды.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Свёнтек прошла в полуфинал турнира WTA-1000 в Риме






Из за ремонта на Московском проспекте ярославцев ждут пробки

«Достоверно известно»: кардиолог Бокерия назвал лучший способ оздоровления

Миноблимущество провело встречи с садоводами Подмосковья

Дзержинская больница приглашает на работу специалистов