Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Бөгелмә башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

0

Фото: ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров ике атналык ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Очрашуга махсус операциядә катнашучы 11 хәрби хезмәткәр килде. Алар алгы сафта булган хәлләрне, хәрби хезмәтнең ничек баруы турында сөйләде.

Муниципаль берәмлек җитәкчесе хәрбиләрнең хезмәт шартларына һәм аларның ихтыяҗларына кагылышлы төрле темаларны күтәрде.

Шәһәр башлыгы шулай ук хәрбиләрне гаиләдә ничек каршы алулары, ничек ял итүләре белән кызыксынды, проблемалар юкмы икәнен белеште. Хәзер шәһәрдә һәм районда 18 кеше ял итә.

Фото: ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте

Хәрбиләр район җитәкчесенә һәм барлык якташларына ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Алар туган шәһәрләреннән зур ярдәм тоюларын, аның алгы сафта булышуын әйтте.

«Без яклаучыларыбызга ярдәм күрсәтүне һәм гаиләләргә булышуны дәвам итәчәкбез. Батырлыгыгыз, Ватаныбызны саклауга үз өстегезгә алган хәрби бурычыгызны батырларча үтәвегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Якыннарыгыз өчен тыныч булыгыз, без алар турында кайгыртачакбыз. Үзегезне саклагыз, – дип мөрәҗәгать итте хәрбиләргә Линар Закиров.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






Жаловалась на головную боль. В Балашихе пятиклассница умерла от инсульта

Мультфильм «Пушистый вояж» выйдет в прокат при поддержке Детского радио

Вторая волна? Синоптик рассказал о новом похолодании в Москве

Тендер на капитальный ремонт гимназии № 23 объявили в Химках