Төнлә Татарстанда һава температурасы -9 градуска кадәр төшәргә мөмкин
Шимбә көнне Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундка 6-11 метрга кадәр җитәчәк. Термометр баганасы төнлә -6 градуска кадәр төшәчәк, төбәкнең көнчыгышында -9 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава +8..+13 градуска кадәр җылыначак.
Якшәмбе көнне шундый ук һава торышы сакланачак.