Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Чирмешән районында чуваш мәдәнияте көннәре башланды

0
Чирмешән районында чуваш мәдәнияте көннәре башланды

Чирмешән районында чуваш мәдәнияте көннәре башланды. Күргәзмәгә чуваш халкының милли ризыкларын, чиккән, теккән, бәйләгән әйберләрен генә түгел, ә хәтта агач йорт банеры да куйганнар. Әлеге йорт каршындагы эскәмия, элеккеге бала арбасы, чалгы сугып утыручы абзый, шунда гына умарта оясын караучы апай да чын иде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Гомер буе умарта асрадым. Яратам мин аларны. Эше авыр, әмма балы да татлы», - ди Лагерка авылыннан килгән Зоя Ларионова

Бүген авылларда чалгы белән печән чабучы калмады да диярлек, ә инде чалгы сугучылар гомумән юктыр. Әккәрәй авылыннан килгән Александр Ефимов әлеге эшнең җаен белә икән, аны башкаларга да өйрәтте.

«Авани, сывлӑх сунатӑп» (исәнмесез). «Ырă сунса кĕтетпĕp» (рәхим итегез). Менә шундый сүзләр белән каршы алдылар чуваш мәдәнияте көненә килүче кунакларны.

« Чирмешәнгә еш киләбез, районда чуваш авыллары күп бит. Монда танылган чуваш язучысы Порфирий Афанасьев туган, без ел саен диярлек Афанасьев укуларында катнашабыз. Республика күп милләтле һәм менә шундый чаралар безне бер-беребезгә якынайта», – ди бәйрәмгә махсус килгән кунак - «Сувар» газетасының баш мөхәррире Ирина Трифонова. 

Чуваш мәдәнияте атналыгы 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

«Алдагы көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре Иске Сережкино авылында милли кухня белән танышалар, Ивашкинода - җыр-биюләр, Ульяновкада мастер-класслар карыйлар, Яңа Элмәледә кич утыру оештырабыз, Әккәрәйдә милли киемнәр һәм йомгаклау концерты булачак», - диде Лидия Квакова.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






В Томске круглосуточно работают пункты серопрофилактики

"Известия": в 2023 году число брачных контрактов в РФ увеличилось на 11%

В Москве конфликт в ТЦ закончился стрельбой

Арестован мужчина, зарубивший женщину топором в ТЦ Москвы в 2004 году