Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Коткаручылар Камада югалган ир-атның мәетен тапкан, хатынын эзлиләр

0

Татарстанның Әгерҗе районы Кызыл Бор авылы янында Камада югалган ир-атның мәетен тапканнар. Балык тотарга китеп югалган ир белән хатынны коткаручылар ике көн эзләгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агентлык 7 апрельдә Әгерҗе районында ир белән хатын югалганын хәбәр иткән иде. Алар икесе дә 41 яшьтә. Иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә алар көймәдә балык тотарга киткән һәм сәгать 7гә кире кайтырга тиеш булган.

Якыннары аларны эзләргә киткән. Кичә бу урынга коткаручылар һәм водолазлар килгән. Ярдан 700 метр ераклыкта әйләнеп капланган көймә табылган, аның янында ятьмәләр куелган булган.

Бүген ярдан 250 метр ераклыкта һәм өч метр тирәнлектә водолазлар ир-атның мәетен тапкан. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Коткаручылар суга баткан ирдә коткару жилеты булмавын әйтә.

Хатын-кызны эзләү эшләре дәвам итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году






Премьер Риши Сунак заявил, что следующие 5 лет — одни из самых опасных в истории Британии

Дмитрий Новиков встретился с делегацией ученых Академии марксизма Китайской Академии общественных наук

Московское море: каким оно было?

Исполнительницу Аллу Пугачеву на официальном уровне признали в Израиле