Уфада беренче тапкыр дүрт палубалы «Мостай Кәрим» теплоходы тукталачак
Мостай Кәрим исемендәге фонд сайтында хәбәр ителгәнчә, бу мөһим вакыйга уңаеннан махсус рәвештә бортта туристлар өчен башкорт мәдәниятенә багышланган тематик программа планлаштырыла. Мавыктыргыч экскурсияләр оештырыла, башкорт язучысы Мостай Кәрим әсәре мотивлары буенча куелган «Помилование» фильмы премьерасы булачак. «Башинформ» шул турыда яза.
«Мостай Кәрим» теплоходының Башкортстанга беренче круизы 28 апрельдә башлана, 8 майга кадәр дәвам итәчәк. Рейс Түбән Новгородта башлана һәм шунда тәмамланачак. Уфада «Мостай Кәрим» теплоходы ике көн (2-3 май) торачак. Туристлар башкорт җирендә озаграк кунак була алачак, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте белән якыннан танышачак.
- «Мостай Кәрим» теплоходы – 2019 елның 11 сентябрендә суга төшерелгән. Дүрт палубалы лайнер югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган һәм «Елга-диңгез» классына керә. Пассажирлар сыйдырышлылыгы – 309 кеше. «Мостай Кәрим» сәгатенә 22,5 км тизлек белән хәрәкәт итә ала.