Ялга кайткан хәрби Менделеевск башлыгына хәрби частьтән рәхмәт белдерде
Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев ялга кайткан хәрби белән очрашты, ул махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнаша. Муниципаль берәмлек җитәкчесенә хәрби хезмәткәр хәрби часть җиткәчелеге һәм шәхси составы исеменнән махсус хәрби операция вакытында ярдәм итүләре һәм булышулары өчен рәхмәт белдерде.
«Моны, әлбәттә, рәхмәт хакына эшләмибез, әмма шулай да минем өчен бу хат бик кыйммәтле, һәм ул, һичшиксез, безнең ир-егетләргә ярдәм итүчеләрнең һәрберсенә», – дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Районнан үз теләге белән хәрби хезмәткә алынучыга «Менделеевскига 55 ел» медале тапшырылды. Очрашуда ял вакыты, хәрби хезмәт, батырлык күрсәтүче якташлар турында да сөйләштеләр.
Менделеевск районында хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә уртак тырышлык белән ярдәм итәләр. «Татар-информ»га администрациянең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, якын арада 3 миллион сумлык гуманитар ярдәм җибәреләчәк.