Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Татарстан вәкиллеге сигезенче тапкыр яшьләрне «Мәскәү – Татарстан күпере» форумына җыйды

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сигезенче тапкыр «Мәскәү – Татарстан күпере» VIII Мәскәү яшьләр форумында катнашты. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Быел чара Россия Федерациясе Хөкүмәте карамагындагы Финанс университетының «Нобель залында» узды һәм 1200дән артык студент һәм яшь белгечләрне – Татарстан Республикасыннан яки Россиянең башка төбәкләреннән булган татарларны җыйды. Форумда ел саен Мәскәү төбәгендә чакырылыш буенча хәрби хезмәттә булган Татарстан Республикасы егетләре дә катнаша.

Форум башланганчы Рөстәм Миңнеханов Финанс университеты музеенда булды, анда экспозиция белән танышты.

Ел саен үткәрелә торган чараны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра.

«2015 елда без беренче форумны үткәргәндә, аның шулкадәр кирәкле булачагын күз алдына да китерә алмадык. Әлбәттә, бу безне бик сөендерә. Димәк, мондый очрашулар кирәк. Шуңа күрә бүген Мәскәүдә инде сигезенче тапкыр безнең форумның рухи һәм тарихи ватаныбыз – Татарстанга битараф булмаган кешеләрне җыйганына шатланабыз һәм горурланабыз», –  диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин. Ул, беренче булып, форум үткәрү тәкъдиме белән чыккан иде.

Татарстан Рәисе, катнашучыларны сәламләп, форумның инде яхшы традициягә әверелүен – сигезенче тапкыр үткәрелүен әйтте. Ул форумны оештырган өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –  Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, һәр ел чараны оештыруның югары дәрәҗәсе саклана һәм танылган ватандашлар җәлеп ителә, аларның һәрберсе үз өлкәсендә белгеч.

«Акыллы кешеләр өчен көндәшлек бөтен җирдә дә бар, һәм сер түгел, без дә йөз балл җыйган укучыларның кая һәм ничек укырга керүләрен, кайда укыячакларын белеп торырга тырышабыз. Минемчә, кеше үзенең кайда укыячагын үзе сайларга тиеш – Питерда, Мәскәүдә, Казанда, Әлмәттә. Барысы да студентларга нинди шартлар тудыруыбыздан тора. Минемчә, яшьләр күченеп йөрергә, укырга тиеш. Әгәр дә без ниндидер ябык киңлектә булсак, үсеш булмаячак», –  диде Рөстәм Миңнеханов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в основную сетку турнира WTA-1000 в Риме






Мосгорсуд отменил приговор экс-депутату Тверского района Москвы Хараидзе

«Ночные волки» провели мотопробег к 9 Мая в Воскресенске

Ветеранам Великой Отечественной войны – почёт и уважение

Онлайн-кинотеатрам Wink и «Кинопоиск» снова грозят штрафами за ЛГБТ*-пропаганду