Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Габдулла Тукайның туган көне алдыннан Казан мэриясе ике проектка старт бирде

0

Бүген Татарстан башкаласында рәссамнардан «Саумы, Казан!» иҗади бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Җиңүчеләрнең эшләре шәһәр көненә багышланган күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, Казанда татар телен өйрәнү буенча иң яхшы проектка икенче конкурс үткәрелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Конкурсларның максаты – иҗади яшьләргә үз амбицияләрен белдерү генә түгел, ә идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге бирү. Татар телен алга этәрүгә юнәлдерелгән мондый проектларның үз адресатларын табуы һәм туган телдә яшәргә генә түгел, үсеш алырга да ярдәм итүе мөһим», – дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.

«Саумы, Казан!» бәйгесе катнашучыларына ТР башкаласының сәнгати образын булдырырга кирәк булачак. Гаризалар 18 яшьтән өлкәнрәк авторлардан кабул ителә, гражданлыклары мөһим түгел. Жюри эшләрне ике яшь категориясендә – 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәк, ике юнәлеш буенча – рәсем һәм графика буенча бәяләячәк. Җиңүчеләр акчалата бүләк алачак.

Шулай ук апрель аенда Казанда татар телен өйрәнү буенча икенче «Үз телем» проекты старт алды. Үз идеяләрен 35 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь казанлылар тәкъдим итә ала. Приз фонды 2 млн сум тәшкил итә. Катнашу өчен гаризалар 9 нчы июльгә кадәр кабул ителә.

«Саумы, Казан!» һәм «Үз телем» бәйгеләре татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан Мэрия тарафыннан оештырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Виктория Азаренко

Азаренко: Я из среды, где не принято говорить о своих чувствах, поэтому пришлось учиться






Концерты для ветеранов ко Дню Победы провели в Подольске

Водитель, который управлял упавшим в реку в Санкт-Петербурге автобусом с пассажирами, ранее жил в Оренбурге

Экс-игрок Деменко предрек "Краснодару" проблемы с составом

Историческая реконструкция боев прошла в Дмитровском округе