Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе Кутеевка авылына китаплар тапшырды
8 апрельдә Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән Пенза өлкәсенең Белинский районы Кутеевка авылы төп гомуми белем бирү мәктәбенә – татар телен өйрәнү өчен китаплар, ә Кутеевка авыл советы Китапханә-ял итү үзәгенә хәзерге заман татар язучыларының әсәрләрен тапшырдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сура төбәге татарлары үз тамырларын онытмый. Татар теле дә актуальлеген югалтмый. Бездә татар телен һәм милли мәдәниятне саклау өчен чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Бу эшкә татар халкы да җәлеп ителгән. Шунысы аеруча мөһим: яшьләр ата-бабалары телендә сөйләшә», - дип искәртте Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров.